1 апрельдә Татарстанда чираттагы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

-- Лейла

1 апрелдә, Татарстан Республикасы башкаласында чираттагы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак.

Продукцияне республиканың 22 районының 19 агросәнәгать оешмасы һәм предприятиесе тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанлылар 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр сату иткән иде, язгысы 18 мартта башланды.

ТНВ

Бәйле