Күңел чын яз тели! Tele2 интернеты белән яз сезгә җитез адымнары белән атлый. Wink сайтындагы фильмнар күтәренке кәеф бүләк итеп, хыяллар диңгезенә чумдырырлар.
«Крупная рыба»/«Эре балык» — Дэниел Уоллес романы буенча төшерелгән нәфис фәлсәфи фильм. Фантастика һәм чынбарлык бергә кушылып, төп геройның могҗизалы тормыш дөньясын барлыкка китерә.
Яшь язучы Уильямның әтисе – уйлап табучы Эдвард Блум вафат була. Үлем түшәгендә яткан Эдвард улына үзенең сихерчеләр, великаннар һәм бүреләр белән тулы тормышы турында сөйли. Боларның барысына да ышануы авыр, әмма бөтенесе дә беренче карашка күренгәнчә түгел. Тим Бертонның романтик, кызыклы һәм искиткеч матур фильмы бу.
«Певица на всю голову»/«Хыялый җырчы» — хыял артыннан куып, үз-үзеңне эзләү турында җиңел комедия. Хисапчы Миллиның абруйлы эше, зур хезмәт хакы, кыйммәтле машинасы һәм үз йорты бар, әмма ул опера сәхнәсендә җырларга тели. Шуңа күрә туташ милли опера конкурсында катнашу турында җитди карар кабул итә. Милли барысын да ташлап, мәрхәмәтсез укытучы Мэган Джоффри-Бишоп яшәгән кечкенә авылга китә. Миллидан тыш аның бер генә укучысы — Макс була.
«Шедевр» — рәсем сәнгатенең чын кыйммәтләре һәм чын бәясе турындагы заманча, кызыклы кино. Рәссам Ренцо һәм сәнгать җитәкчесе Артуро 20 ел бергә эшлиләр. Чын дуслар үз тормышларын гына түгел, сәнгать дөньясын да үзгәртә торган маҗарага юлыгалар.
«Время между нами» /»Безнең арадагы вакыт» — «Күбәләк эффекты» темасы турында фильм. Лора яраткан кешесенең үлемен кабул итәргә әзер түгел. Ул вакыт буйлап сәяхәт итә алуын ачыклый, шул исәптән Харрисон белән бергә язган җырлар вакытына да. Ләкин бәлане булдырмаска тырышканда, аның гамәлләре җитди нәтиҗәләргә китерә.
«Весна, лето, осень, зима… и снова весна» /»Яз, җәй, көз, кыш… һәм тагын яз»— Көньяк Корея режиссеры Ким ки Дукның иң тирән мәгънәле киносы. Күл уртасында карт дин әһеле һәм аның яшь шәкерте яши. Ел фасыллары үзгәрү белән, аларның җаннары дәрт белән тула, бу, исә, рухи баюга да, фаҗигагә дә китерә.
Белгәнебезчә, кино сәнгате үзенә җәлеп итә. Тулысынча моңа кереп китү өчен вакыт кына түгел, сыйфатлы интернет та кирәк. Хәзер барлык Tele2 абонентлары беренче тапкыр тоташтырган очракта, өч ай бушлай интернет куллану һәм интерактив телевидение карау мөмкинлеге ала, бары тик яңа опцияне таныш тарифка өстәү генә кирәк.
Мондый мөмкинчелек 11 апрельгә кадәр генә каралган.