«Кияүгә чык, димәде…»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә дусларының сорауларына җавап биргән.

 «Кияүгә чыгарга күпләр тәкъдим иттеме?» – дип кызыксынганнар аннан.

«13 ел ир белән яшәдем, «кияүгә чык» димәде. Бәлки, ышанмассыз да, ләкин миңа бер кешенең дә тәкъдим ясаганы булмады. Мин – бер тапкыр да кияүдә булмаган почти… кыз», – дип җавап кайтарган җырчы.

Илсөя Бәдретдинова журналист Илфак Шиһапов белән 13 ел яшәгәннән соң аерылышты. Аларның Нариман исемле уллары бар.

Илсөя, хафаланма. Барысы да алда!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-01/kiya-g-chyk-dim-de-3200960

Бәйле