Күкләрдән хәбәре килеп тора

Җырчы Айгөл Бариеваның мәрхүм ире Линар һәрвакыт үзенең янәшәдә булуын сиздереп тора ди.

Шушы көннәрдә Айгөл иренең яраткан Светлогорск шәһәренә сәяхәткә юлланган.

«Без узган ел бу сәяхәткә Ленар белән барырга тиеш идек. Путевкалар, билетлар алынды… Тик Аллаһы Тәгалә барысын да үзгәртеп куйды, — дип яза ул социаль челтәрдә. — Бүген аэропортка барышлый, эчемнән генә: «Ленарым, янәшәмдә булуыңны берәр җыр аша сиздер әле», – дип сорадым. Бәлки, ышанмассыз да, шул вакыт түбәндәге җыр яңгырады. Максим Фадеев «Ты все равно жив». Менә шуннан соң, алар безне ишетми һәм күрми дип, ничек әйтә алабыз?»

Сәер хәлләр моның белән генә тәмамланмаган әле. Айгөл Бариева үзләре урнашкан кунакханәнең капкаларына «Л» һәм «Ю» хәрефләре язып куелган булуны күреп ала. «Хәтта биредә билгеләр. Мин шок халәтендә. Әлеге сәяхәттә бергәләп йөрибез кебек. Бу – могҗиза!» – ди җырчы.

Дөнья фани, кешеләр мәңгелек түгел, чын мәхәббәт, чыннан да, мәңгелекме икән әллә?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-03/k-kl-rd-n-h-b-re-kilep-tora-3201692

Бәйле