«Кичтән мине кыйный да иртән мәчеткә китә…»

«Ирем намазга басты».

Социаль челтәрләрдәге тагын бер хатны сезгә тәкъдим итәбез.

«Минем язмам күпләргә ошамас, әлбәттә. Шулай да үзем белән булган хәлләр турында язасым килә.
Ирем белән берникадәр вакыт яшәгәч, ул дингә бирелде. Намаз укый, мәчеткә йөри, хәер тарата һәм башка шундый эшләрдә актив катанаша. Шул ук вакытта миңа кул күтәрә, үзе спиртлы эчемлекләрдән дә баш тартмый башлады… Кичтән кайтып, мине кыйнап, икенче көнне иртән мәчеткә киткән чаклары да күп иде.

Әле алай гына да түгел, ул мәчеткә йөри башлагач, мине дә «үзгәртеп корырга» тырышты. Янәсе, кыска күлмәк киеп, башка ир-егетләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышам, яулык бәйләмим һәм башкалар. Шуның аркасында күп вакыт тавыш чыга да иде инде. Әле ярый балабыз булмады. Әтиемә бу хәлләрне сөйләгәч, ул мине килеп, алып кайтып китте. Өч ел эчендә башымнан үткәннәрне язып бетерерлек түгел.

Бераздан яңадан кияүгә чыктым, кыз бала алып кайттым. Бу ирем андый дини кеше түгел. Намаз укымый, әмма Аллаһка ышана. Бик яхшы яшибез. Ярый әле вакытында беренче иремнән китеп котылганмын».

Чыннан да, бу дөньяда ниләр генә юк…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-03/kicht-n-mine-kyynyy-da-irt-n-m-chetk-kit-3202244

Бәйле