Казанда фонтаннарны җәйге сезонга әзерли башладылар. Эшләр инде җиде объектта башкарылды, тагын икесе көтелә дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта Киров бакчасында, «Крылья Советов» паркында, Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында, «Истанбул» скверында, Горький паркында, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев мәдәният йорты каршындагы мәйданда яктырткычлар, насослар, контроллерлар, күчерелмә блоклар һәм фонтаннарның башка элементлары ремонтланган.
Эшләрне тулы көчтә башкару өчен һава температурасының тотрыклы рәвештә 0дән югары булуы кирәк.