Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә язылучыларының сорауларына җавап биргән.
– Сезнең татуировка бар икән. Әбиегез моңа нәрсә дип әйтер иде микән?
– “Бер генә тапкыр яшисең, кызым. Ничек яшисең килә – шулай яшә! Кешеләр өчен түгел, үзең өчен!” дияр иде…диясе килә! Ә чынлыкта исә!.. “Тфү! Кит моннан!” диеп, күтемә тибеп чыгарган булыр иде, – дип җаваплаган Илсөя Бәдретдинова.