Уразаның организм өчен нинди файда бар?

Мөселманнар өчен мәҗбүри (фарыз) гыйбадәт булып саналучы Ураза Адәм балаларының тәне өчен дә, җаны өчен дә бик файдалы. Бу язмада аның кеше тәне өчен булган файдалары турында искә алырбыз.

“Медицина белгечләре белдергәнчә, ураза тоту иммунитетны, ягъни төрле авыруларга каршы тору сәләтен ныгыта, шулай ук регенерация процессын көйләп, организмның зәгыйфьләнгән һәм зарарланган урыннары яңартылуына, төзәлүенә ярдәм итә.

Мәгълүм булганча, тәнгә кергән ризыкны эшкәртер өчен организм шактый күп көч сарыф итә. Ризык көн дәвамында кермәгәч, шул көч тәнне чистартуга һәм дәвалауга юнәлтелә. (Мисал: әгәр кунак килсә, хуҗаның бөтен игътибары шул кунакка юнәлә, кунак килми икән, кеше үзе һәм хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Менә ризык та ул безнең тәнгә кергән “кунак” кебек).

Шулай итеп, ураза тоту организмны ел дәвамында җыелган шлаклардан һәм токсиннардан арындыра, зарарлы микроблардан пакьли. Шлаклар, токсиннар, микроблар кебек зыянлы нәрсәләрдән арыну организмның чистаруына китерә, шуңа күрә кеше сәламәтләнә, артык авырлыктан котыла, яшәрә һәм, нәтиҗәдә, үзен яхшырак хис итә башлый.

Ураза тоту кандагы холестерин күләмен киметә, ә бу йөрәк авыруларына профилактика булып тора, ишемия сыман чирләрне дәвалый.

Ураза тоту яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүне тоткарлый, инде барлыкка килгән башлангыч стадиядәге яман шешләрне һәм метастазаларны юк итә.

Ураза тоту тагын шундый авыруларны дәвалый: ревматизм, астма, атеросклероз, ялкынсыну процессы, тире авырулары, югары кан басымы һәм башкалар.

Ураза тоту туклану режимын һәм, гомумән, тормыш рәвешен зарарлыдан файдалыга үзгәртергә ярдәм итә, начар гадәтләрдән котылырга булыша. (Рамазан ае аракы эчүдән тәмам читләшергә, тәмәке тартуны ташларга, сәламәтлеккә зыян салучы башка яман гадәтләрдән арыныр өчен бик кулай вакыт)”, — дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-04-03/urazany-organizm-chen-faydalary-3202045

Бәйле