Аномаль һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Бүген, 3 апрельдә, республикада температураның тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана, авым-төшемнәр көтелми. Синоптиклар фаразынча, 5-10 м/с тизлектәге көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилләре исәчәк.

Төбәк буенча һава температурасы төнлә -1 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез Татарстанда +12дән +17 градуска кадәр җылыта.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, сишәмбе һәм чәршәмбе, 4 һәм 5 апрельдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Татарстан Гидрометүзәге апрель аенда төбәк буенча һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак булыр дип фаразлый.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/108917/

Бәйле