Туганчы ук видеога төшергәннәр

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның сөю җимеше артист булырга бөреләнәдер.

Башкортстанның атказанган артистлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов — башкалабызда көтеп алынган кунаклар. Әле узган елның декабрь аенда гына дүрт концертта аншлаг булган инде, быел мартта янә тулы заллар белән каршы алды аларны Уфа. Җырчы гаиләсендә туган Эллари Хәкимова да бу концертларга бер ямь өсти. Тавышы көчле, моңы бар, үзе дә чибәр инде! Тумас борын видеога төшкән бала артист булмыйча, кем булсын?! Бу хакта аның әнисе социаль челтәрдә болай яза:

«Илдар белән беренче тапкыр УЗИга барганда, малайны истәлеккә төшереп алам, дип камера күтәреп барган иде… Табиб карады-карады да: «На девочку похожа», — диде. Илдар: «Абый, тагын ныклабрак карагыз әле», — ди бит инде. Табиб: «Нет, я обычно не ошибаюсь, точно девочка будет», — диде. «Ярар, девочка булса, тагын да ныграк яратырбыз», -диде шунда Илдар. Менә шул «девочка» инде ул — Эллари», — ди Гүзәл.

Әйткәндәй, күптән түгел әтисе белән кызы бик матур дуэт яздырган. Бер туйда шушы җырга яшь кәләш әтисе белән биергә чыкты, кунаклар күз яшьләрен тыя алмады. Һәркемдә дә шатлыклы гына булсын алар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-03/tuganchy-uk-videoga-t-sherg-nn-r-yazmasy-monda-3202849

Бәйле