Мобилизацияләнгән татарстанлылар телевизион күпер аша туганнары белән аралашты

-- Лейла

Татарстанның хәрби комиссариатында Үзәк хәрби округ солдатларына телекүпер аша якыннары белән сөйләшү оештырылды. Бу хакта Россиянең оборона министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Видеоэлемтә аша төркем командиры Республикага рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Татарстан кыен вакытларда гел ярдәмгә килә, рәхмәт сезгә. Волонтерлар да, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый. Безне онытмавыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт!», — дип бүлеште ул.

Солдатлар белән очрашуда шулай ук Татарстанның хәрби комиссары урынбасары полковник Алексей Денькин да бар иде. Ул хәрбиләргә үз теләкләрен яңгыратты: «Бүген сез, Республикадан мобилизацияләнгән ир-егетләр, горурлык һәм тугрылык белән үз бурычыгызны үтисез. Күрәсезме, биредә сезне сагынып, зарыгып көтеп торучы якыннарыгыз җыелды. Аларның җан атуы сезгә терәк булсын. Көчле һәм кыю булыгыз. Гаиләләрегез өчен борчылмагыз, алар барлык кирәк-ярак белән дә тәэмин ителгән. Җиңеп кайтыгыз дигән теләктә калабыз!», — диде ул.

ТНВ

Бәйле