Казанлылар өчен бушлай татар телен өйрәнү курслары эшли башлый

-- Лейла

15 апрельдән башлап, 3 ай дәвамында Казанның Милли китапханәсендә “Ярар” дип аталган татар телен өйрәнү дәресләре уздырылачак. Аларны тәҗрибәле педагог Эльвира Зиннәтуллина алып барачак. Әлеге мәгълүматны Казан мэриясенең матбугат үзәге раслады.

“Ярар” курслары барлык катнашучылар өчен дә бушлай үтәчәк. Укучыларны атнага бер тапкыр ял көнендә җыярга планлаштыралар. Беренче ике дәрес ачык очрашу кебек уза. Алар нәтиҗәсендә 2 төркем: телне өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр тупланачак.

Барлык дәресләрдән соң, һәрбер катнашучы татар телендә яза һәм укый алыр дип көтелә. Шулай ук үз-үзең белән таныштырырга, гаилә һәм кызыксынулар турында сөйләргә дә өйрәтәчәкләр.

ТНВ

Бәйле