Киркоров тагын “мөгез чыгара”…

Соңгы концертында ул бер ханымның… ярамаган җирен тотып алган.  

Шушы көннәрдә билгеле артистның Русия шәһәрләре буйлап гастрольләре үтә. Димәк, матбугат чаралары өчен “кызу чор” башланды.
Көзге концертларында да бу артист халыкны шаккатырмый калмады — Казахстанда сәхнәдән төшеп, бер тамашачының битенә гөлләмә белән суккалады, ә бер җырын җырлаганда үтәкүренмәле сылашып торган лосиналарда биеде.

Әле яңа гастроль туры башланды гына, ләкин инде рәхим итегез — яңа “шаккатризм”.
Красноярскида Киркоровка хатын-кызлар чын мәгънәсендә ташлана башлаган. Берсе хәтта якын килеп, үбеп тә алган һәм фотога төшәргә теләгән. Артист та “бурычлы” булып калмаска уйлаган, ул кыю ханымны… күкрәгеннән эләктереп алган.

Юк, скандал көтмәгез, ханым моңа һич тә каршы килмәгән…

Киркоровның бу кылыгын “Кызыл таң”ның “Вконтакте” челтәрендәге битендә карагыз.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-04-04/kirkorov-tagyn-m-gez-chygara-3203700

Бәйле