Татарстанда подвалда сантехник үлеменнән соң җинаять эше кузгатылган

Ир-ат термик пешүдән вафат була.

Тикшерүчеләр Түбән Камада булган фаҗигадән соң «төзелеш яки башка эшләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Кичә кайнар суда 42 яшьлек слесарь пешкән иде.

Кич белән идарәче компаниягә Вахитов проспектындагы 13а йортта коммуналь аварияне бетерү өчен сантехникларны чакырып гариза килә. Подвалны кайнар су баскан була. Беренчел тикшерүдән соң сантехникларның берсе вакытлыча читкә китә, ә килгәч иптәшен суда яткан килеш таба.

Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ир-атны подъезддан алып чыгып, табибларга тапшыралар. Алар ирнең үлемен раслыйлар. Тикшерү эшләре вакытында 42 яшьлек ир-атның термик пешүдән үлүе ачыкланган.

Тикшерүчеләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый. Җинаять эшен тикшергәндә тикшерүчеләр иминлекне тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109064/

Бәйле