Владимир Путин: “Быел хезмәт хакы 3-5%ка артырга тиеш”

2023 елда Россиядә хезмәт хакы 3-5%ка артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин “Тулажелдормаш” заводында эшчеләр белән аралашканда шулай дип белдергән.

“Тулаем илдә хезмәт хакы – 3,5%ка, ә халыкның кереме 2-3%ка артыр, дип уйлыйбыз”, – дип билгеләп үткән Путин.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, март ае йомгаклары буенча инфляция 4%тан кимрәк тәшкил итәргә мөмкин. Бу аның кимүгә таба баруы турында сөйли. Путин искә төшереп үткәнчә, инфляция үзенең иң биек ноктасында 17% тәшкил иткән.

“Быелгы март ае йомгаклары буенча хәзер аны исәпләп чыгаралар. Ул 4%тан кимрәк булыр, мөгаен”, – дип басым ясап әйткән Президент.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109031/

Бәйле