Шәрәпҗанның әтисе Бөрҗәннәнме?

«Башкирская домохозяйка» Миләүшә шулай димәкче.

Рамил Шәрәпов Башкортстанның капка төбендә генә — Буа районында туган. Башкорт тамырлары булуы да ихтимал. Карап торсаң, Кавказ халыкларына да, индусларга да охшаган инде үзе.

«Кыяфәтем татарга караганда башка халыкларга күбрәк охшаган бит инде, — дип сөйләгән ул «Башкирская домохозяйка» исеме белән танылган блогер Миләүшә Шәйхелисламовага. — Берсендә аэропортта такси көтеп басып торам. Аэропорттан халык чыга да: «За сколько довезете?» – дип сорый миннән. Таксист булмавымны аңлатып арып беттем. Аннан таксига утырдым. Йөртүчесе – әрмән егете. «Ты наш человек?» – дип сорый. «Юк, мин татар», – дим. «Ә әтиең кем?» – ди. «Әти дә татар», – минәйтәм. «Син әтиеңнән сора әле, точно татармы икән ул», – ди миңа. Мине кемгә генә охшатмыйлар».

Миләүшә аны Бөрҗән башкортларына охшаткан. «Син – копия алар», — дигән ул. Син әтиеңнән сора әле, диярсең дә…

Рамил белән Миләүәшә мәрәкә кылып йөргәннәрен видеога төшергән, аларны карап подписчиклары артса, Шәрәпҗан аңа Уфадагы концертына урындыклар бирергә вәгъдә иткән. «Мин сиңа 4 урындык бирәм, аларга сыймасаң, 6ны бирәм. Ятып карарсың», – дигән ул.

Сез бу икәүне карыйсызмы дуслар, сезнеңчә, көлдергечләре ничегрәк?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-04-06/sh-r-p-anny-tise-b-r-nn-nme-3206820

Бәйле