Алсу Фазлыева таксистны шаккатырган

Җырчы хәзер таксистларны «аулый», — дип язалар.

Җырчы челтәрле бизнес белән шөгыльләнә һәм социаль челтәрләрдә  командасына чакырырга да тартынмый.

«Бүген иртән такси чакырттым да клиникага киттем. Төнлә генә юлдан кайттык, ашарга пешерергә өлгермәгәч, үзем белән шейкер (су шешәсе) алдым. Аның эчендә коктейль, дөбер-дөбер селкетә башладым. Такси йөртүче борылды да: «Сез нәрсә эшлисез?» – ди. «Ашарга әзерлим», – дим. Ашарга пешерергә вакыты булмаганнар өчен уңайлы, дип аңлаттым.

«Ник иртәрәк торып пешермисез? Бу – тәртипсез көн режимы», – дип сорау бирүен дәвам итте такси йөртүче. Әле генә Уфадан кайтканымны сөйләдем. Вакытым булганда иртәнге ашка боткалар, тәбикмәкләр дә пешерәм, ә вакытым булмаганда менә шушылай коктейль генә ашыйм, дидем. «Анда наркотик юкмы соң?» – кебек сәер сораулар бирә башлады. Башка нечкәлекләрен сорый.

Мин барысын да аңлаттым, каян алып булганын сөйләдем. Озак кына бер сүз дә дәшми барды бу абзый. Аннары: «Ә сез һәр иртә ашыгып-кабаланып эшкә йөрисезме?» – дип сорады. «Юк, мин эшкә бөтенләй йөрмим», – дигәч: «Сез нинди акчага яшисез?» – дип, бөтенләй шаккатты такси йөртүче.

Мин бик яхшы шартларда яшим. Эшләгән акчам барлык ихтыяҗларыма да җитә, дидем. Командамдагы кызларның 300-500 мең сум алып эшләүләрен мисал итеп китердем. Ышанмый бу. Мин дә кайчандыр ышанмый идем, дидем. Премияләр, укытулар турында сөйләдем. Чит илгә сәяхәтләргә йөргәнне әйттем. Такси йөртүче уйга батты. Мине кирәкле адрес буенча илтеп куйды да телефон номерымны сорады.

Димәк, кызыксындыра алдым, һәм командамда яңа менеджер булачак. Без һәр кешегә шат һәм аны җитәкләп, билгеле компания баскычы буйлап алып менәбез», – дип язган җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-06/alsu-fazlyeva-taksistny-shakkatyrgan-3208799

Бәйле