Татарстанда агымдагы ел башыннан бирле бала тапкан хатын-кызларга 872 миллион сум матди ярдәм бүлеп бирелгән. Иминиятләштерү пособиесен 6 мең 800 ана алган. Бу саннар белән Казан мэриясенең матбугат үзәге бүлеште.
Мондый матди ярдәм алү түбәндәге факторларга бәйле: булачак әнинең хезмәт хакы, бала табу вакытында кичергән авырлыклар. Тулы көн белән эшләүче хатын-кызларга 74 мең 757 сум акча каралган. Мондый вакытта аңа 140 көнлек ял тиеш.
2 яисә 3 бала аналарына, авыр тудыру очрагында, 530 мең 976 сум бирелә. Алар 194 көн ял итә. Әлеге түләүләр баланы ул-кызлыкка алган очракта да гамәлдә булачак.