Ураза тотмаучыны ифтар мәҗлесенә чакырырга ярыймы?

Бүген күпләрне бу сорау борчый.

Ураза тотмыйча, намаз укымыйча, хәмер белән кайнашкан кешене ифтар мәҗлесенә чакырырга ярыймы?

Ифтар мәҗлесенең төп максаты — авыз ачтыру. Бу очракта әлеге кеше ифтар мәҗлесеннән үтми, ягъни аңа авыз ачу савабы ирешми. Әмма аны гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен мәҗлескә чакырырга була.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-10/uraza-totmauchyny-iftar-m-lesen-chakyryrga-yaryymy-3213670

Бәйле