Кан басымын нинди сок төшерә беләсезме?

Организмга җиңеллек китерү өчен бер-ике стакан эчү дә җитә.

Бер стакан чөгендер согы артериаль кан басымын нормаль күрсәткечләргә төшерү мөмкинлеге бирә. Бу яшелчә витаминнар, туклыклы матдәләр һәм клетчаткага бай. Ул шулай ук кеше организмында азот оксидына (кан тамырлары киңәюдә мөһим роль уйный) әйләнердәй диетик нитрат чыганагы булып тора. “Медикфорум”, гаилә табибы Татьяна Захарова сүзләренә таянып, шулай дип яза.

Чөгендер согы, кан әйләнешен яхшыртып, кан басымын төшерүгә ярдәм итә. Табиб сүзләренә караганда, тикшеренүләр нәтиҗәләре көненә ике стаканнан күбрәк сок эчү кан басымын нормаль күрсәткечләрдә тоту мөмкинлеге бирә.

Тикшеренү уздыручылар сок эчкәннән соң 3-4 сәгать узгач кан басымының максималь дәрәҗәдә төшүен теркәгәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109495/

Бәйле