Сәйдә Мөхәммәтҗанова FASHION IFTAR дан гаҗәпләнеп кайта: “90% русча, намаз укыганда «мода» [видео]

-- Лейла

«Голос» проекты финалисты, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Казанда үткән FASHION IFTAR 2023 чарасында катнашкан.

– Мин тәнкыйть әйтүче кеше булмасам да, монда үз сүземне әйтмичә булдыра алмадым.

Беренчедән, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре. Белүемчә, исламда инсанны статус буенча бүлү дөрес әйбер түгел. Эчемнән генә: “ярый” — дип әйттем дә, XXI гасырда яшәвебезне искә төшердем дә, күзне йомдым.

Икенчедән, кешеләр инде авыз ачты, намаз укырга китте, ә фонда “мода” күрсәтеп йөри иделәр. Әле көе дә намаз укырга комачаулый иде, ярый әле аннан кыстылар тавышын. Азанны да вакытында әйтмәделәр.

Өченчедән, Казахстанда яисә Кытайда булсак, 100% шөбһәсез әйтәм, чараны үз туган телендә генә алып барырлар иде. Казан — татар халкының башкаласы бит! Өлге вә мисал булып торучы! Безнең шулхәтле матур, йомшак тел, без шунда да сүз әйткәндә саф татар телендә әйтә алмыйбыз. Кыскача, 90% чара урыс телендә узды.

Дүртенчедән, үзем артист булгач, минем өчен иң беренче чиратта мөһим тавыш аппаратурасының яхшы көйләнүе булды. Репетициядә барысы да яхшы яңгырады, ләкин җырларга чыккач… кыскача, бөтенләй сүзем юк. Башка елларда әйбәтрәк иде, монда урысча әйтмешли “лажа”.

Тагын дәвам итеп була да, ләкин, минемчә, бу төп әйберләрнең берсе. Бик зур рәхмәт барлык оештыручыларга, әлбәттә аларның хезмәтен искә алмыйча булмый! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, – дигән җырчы.

Бәйле