Минзәлә районының Татар Мөшегәсе авылында янгын чыккан. Фаҗига Коммунистик урамы, 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан беркатлы агач өйдә булган. Ул шулай ук ишегалды территориясен дә чорнап алган. Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының идарәсендә расладылар.
Коткаручылар 10 минут эчендә килеп җиткән. Бер сәгатьтә янгынны сүндергәннәр.
Көлгә әйләнгән җиһазларны барлаганда, янгын сүндерүчеләр верандада үле ир-ат гәүдәсен табалар. Әлеге кешенең шәхесе билгеләнә. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклыйлар.