Фатирын сатып, акчасын мошенникларга тоттырган

Аларның күрсәтмәләрен үтәп, ханым 3 бүлмәле фатирын 3 миллион 700 мең сумга саткан. Әле фатирсыз да, акчасыз да…

72 яшьлек ханым өч бүлмәле фатирын саткан һәм бөтен акчасын мошенникларга биргән.

Башта аңа ялган банк хезмәткәре шалтырата һәм аның вклады куркыныч астында һәм бөтен акчаны ашыгыч рәвештә хәвефсез исәпкә күчерергә кирәклеген әйтә. Хатын барысын да күчерә. Аннары аны 175 мең сумлык кредит алырга күндерәләр. Ул тагын бөтен акчаны мошенникларга күчерә.

Тегеләре моның белән генә тынычланмаган. Хатынга Русия Үзәк банкы «шалтыраткан» һәм, янәсе,  алдакчыларны җинаять урынында тотарга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен фатирны сатарга кирәк, имеш.

«Аннары сезнең барлык акчаларыгыз һәм фатирыгыз үзегезгә кайтачак, барысы да, барысы да сездә булачак, борчылмагыз. Бу бит шундый операция, бик яшерен. Зинһар, беркемгә дә әйтмәгез», — диләр телефон аша.

Хатын кураторның барлык күрсәтмәләрен берсүзсез үтәгән һәм фатирын 3 миллион 700 мең сумга саткан. Сделка узгач, куратор кинәт юкка чыккан.

Апабыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Телефоннан шалтыратучыларга ышанмагыз, алар белән бөтенләй сөйләшмәгез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-12/fatiryn-satyp-akchasyn-moshenniklarga-tottyrgan-3216330

Бәйле