Казанның 30 номерлы автобусында бер көн бушлай йөреп булачак

-- Лейла

14 апрельдә Казандагы 30 нчы маршрутның 720 санлы автобусында түләүсез йөреп булачак. Бу — казанлыларга Рамазан ае уңаеннан үткәрелә торган хәйрия чарасы булып тора. Моның хакта Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәтендә хәбәр иттеләр.

Автобуста 09:00 сәгатьтән 18:00га кадәр бушлай йөреп булачак. Әлеге маршрутны махсус билге — «Рамазан мөбарәк булсын!» дигән язу һәм автобус эчендәге шарлар буенча танып булачак.

Мондый үзенчәлекле «бүләкне» башкала халкына «Зәкәт» хәйрия фонды беренче тапкыр ясый. Оештыручылар әлеге маршрутта мохтаҗлар күпләп йөри дип искәртә.

ТНВ

Бәйле