Актаныш районы Буаз Күл авылында берьюлы диярлек 5 йорт янып бетте. 20 минут эчендә йортлар кара күмергә әйләнәләр. Өйләрнең өчесе бер-берсе белән янәшә урнашкан, икесе урамның каршы ягында була.
«Аларга ут шифер шартлап капты», -ди фаҗиганең шаһитлары. Әлегә янгынның төгәл сәбәбен әйтмиләр, тикшерү эшләре бара. «Бакчаларында чүп яндырган кешеләр аркасында чыккан» — дигән беренчел фараз бар.