Бала ачлыктан интегеп, күршеләренә кергән…

Бу хәл бер генә тапкыр кабатланмаган.

Уфада 33 яшьлек хатын-кыз суд каршысына басачак, ул үзенең җиде яшьлек улын ач тотуда гаепләнә. Бу хакта төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте сөйләде.

Алар версиясе буенча, хатын баланы тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, даими рәвештә үаланың ялгызын калдырган, шуның аркасында ул күршеләрдә тукланырга мәҗбүр булган. Гаепләнүче торагына даими рәвештә танышлары килгән, алар балигъ булмаган бала алдында алкоголь, наркотиклар кулланган һәм хәтта сугышканнар.

Моннан тыш, элегрәк хатын-кыз берничә тапкыр «Балигъ булмаганны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган. Бу юлы аңа карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын тиешсез үтәү, рәхимсез мөгамәлә» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Гаепләнүче үзенең гаебен таныган. Эш материаллары асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән. Хатын-кызның улы социаль учреждениегә җибәрелгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2023-04-12/bala-achlyktan-integep-k-rshel-ren-kerg-n-3217646

Бәйле