Эченнән 2 метрлы суалчан алганнар…

Уфа табибларына 58 яшьлек ир эче авыртуга зарланып мөрәҗәгать иткән.

Уфа хирурглары бер пациентның эчәклегеннән ике метрлы суалчан-паразитны алып ташлаган…

— Суалчан ир организмында берничә ел дәвамында үскән, — дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министры.

Башлыча 58 яшьлек пациент эч авыртуына һәм күңел болгануына зарланып медицина учреждениесенә килгән.

Дәвалау фонында эчәк үткәрмәүчәнлеге сакланган. Корсак куышлыгында диагностик лапароскопия үткәргән вакытта хирурглар бик күп эренләгән урыннар тапканнар, шуның аркасында ачык операция эшләргә булганнар. Табиблар нечкә эчәктә тишек, анда бик күп эрен һәм тасма суалчанның койрыгын күреп калганнар, — дип сөйләде Айрат Рәхмәтуллин.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-04-14/echenn-n-2-metrly-sulchan-algannar-3220099

Бәйле