Татарстан табиблары яңа туган сабыйдан бер килограмм авырлыктагы шеш алганнар

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары яңа туган сабыйдан 1 килограмм авырлыктагы шеш (тератома) алган.

Сабый быел апрель аенда туган. Инде әнисенең карынында ук аның бу чире ачыкланган. Шеш яралгының койрык сөяге тирәсендә урнашкан булган. Белгечләр, консилиум үткәреп, йөклелекне саклап калырга карар иткән.

Йөклелек вакытында табиблар яралгыны бик җентекләп күзәтеп торган, УЗИ үткәргән, шешнең күләмен контрольдә тоткан.

Дөньяга килүгә, сабый ДРКБга җибәрелгән. Табиблар аны инде шунда көтеп торган.

Нарасыйга өч хирург дүрт сәгать дәвамында операция ясаган.

“Операция әйбәт үтте, кан күп акмады. Сабый хәзер үзен әйбәт хис итә. Тератома (гадәти шеш) елына ике-өч тапкыр очрый. Зур да, кечкенә дә булырга, организмның теләсә кайсы өлешендә урнашырга мөмкин”. – дип аңлатып үткән балаларның хирургия бүлеге мөдире Григорий Чигвинцев.

Сүз уңаеннан, ДРКБда 2010 елда 1,8 килограмм авырлыктагы шешне алганнар. Хирургларның бу юлы алган шеше – соңгы унөч елда зурлыгы һәм авырлыгы ягыннан икенчесе.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110170/

Бәйле