“Гомеремдәге иң куркыныч сүзләрне балаларыма әйттем – “Әниегез үлде”дидем”

-- Лейла

Алена Мөхәммәтова Чаллының «Кама балалар медицина үзәге»ндә өченче баласын таба. Хәле начарлану сәбәпле, аны РКБга алып китәләр. Бала туганда ук бала тудыру юлларында кала, ләкин аны коткарып кала алалар, ә менә хатын-кыз эчке органнары өзелү һәм бик күп кан китү аркасында һәлак була.

Хәзерге вакытта баланы Казанда хастаханәдә карыйлар, әмма озак вакыт кислородсыз интеккән сабыйның баш миенә зарар килгән.

– Тормыш иптәшемнең баланы кесарев кисеме белән табуына бөтен күрсәтмәләре дә булган. Әмма табиблар ааны табигый юл белән бала табарга мәҗбүр иткәннәр. Имештер, ике кызыбызны тудырган бит, монысын да үзе таба дигәннәр. Нәтиҗәдә, Аленаның маткасы зыян күрә, ә балабыз сулый алмыйча ятып, гомерлеккә инвалид булып кала ала, – ди бала тапканда үлгән Аленаның ире Рафаэль Мөхәммәтов.

Кама медицина үзәге җитәкчелегендә әлеге фаҗигале хәлнең Сәламәтлек саклау министрлыгында контрольдә булуын белдерәләр. Шул мөһим: бу вакыйгадан соң Мөхәммәтовларга дистәләгән хатын-кызлар яза башлый. Аларның сүзләре буенча, бу хатын-кызлар да перинаталь үзәктә бала тапканда зыян күрәләр. Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлады, җинаять эше кузгатылды.

Бәйле