Гөлназ Сәфәрова: “Камыр ашыйм һәм ашаячакмын!”

-- Лейла

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләрдә язылучыларының сорауларына җавап биргән.

– Гөлназ, Сез диетадамы? Ничек ашыйсыз? – дип сорау биргәннәр аңа.

– Мин ашамыйча торам, ач булам. Беләм, бу дөрес түгел. Әмма минем ашап утырырга вакытым да юк. Ә болай мин баллы, майлы ризыклар яратмыйм, аларны ашамыйм да. Миңа гади ризыклар ошый: карабодай, яшелчәләр, йомырка, кәбестә. Аннары иттән башка тора алмыйм. Зарарлы ризыклардан камыр ашыйм мин! Ашадым, ашыйм һәм ашаячакмын да! – дип җаваплаган Гөлназ Сәфәрова.

Бәйле