Татарстанда кайчан яңгыр явачагын фаразладылар

-- Лейла

Март аеннан башлап, температура климатик нормадан берничә градуска югарырак булды. Апрель исә явым-төшемсез булуы белән гаҗәпләндерә. Айның яртысы үтте, ә яңгыр тиешле нормасын «үтәмәде» әле.

Атна башыннан Татарстанга җылы һава торышы кайтты. Бу көннәрдә температура +18 градус тирәсе булачак. Төнлә дә җылытачак дип фаразлый белгечләр. КФУның метеорология кафедрасы доценты Юрий Переведенцев «Челнинские ведомости» газетасына мондый һава торышы Татарстанда кимендә бер атна сакланачак әле дип әйткән. Белгеч атна уртасында яңгыр явып китү мөмкинлеге бар дип тә искәрткән.

«Урамда җылы, ләкин дымлылык юк. Май ае да шундый коры булса, нишләрбез? Уңыш өчен бу бер дә яхшы түгел. Яңгыр яумауның сәбәбе — Татарстанның үзенчәлекле антициклон йогынтысында булуы. Гадәттә, ул бер атна эчендә бетә, ә бездә инде өч атна тора», — дип аңлаткан Переведенцев.

ТНВ

Бәйле