Җырчы Иркәнең ире кабат хәрби операциягә киткән.

Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан иде. Алар ике атна бергә булды, матур-матур фотолары белән уртаклашты.

Иркә, шушы вакытларны сагынып, видео да куйган.

«Үтте… 2 атна вакыт узды. Китте… Көтү, сагыну, юксыну, ышану, кайвакыт тилмерү хисләре күңелгә әйләнеп кайтты», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Иркәгә — сабырлык ,Артурның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-04-16/kitte-3222085

Бәйле