Нигә Русланның плакатларын чүплеккә ташлыйлар?

Тамашачысыннан килгән бер хат җырчы Руслан Кираметдиновның күңеленә тигән.

Ул аны сторисларына чыгарган. Хатның эчтәлегеннән аңлашылганча, элекке хатыны энесенә Руслан Кираметдиновның плакатларын чүплеккә ташларга кушкан.

«Руслан, син – молодец, син – супер! Без классташ кызлар белән 7 көн «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттек. Төштән соң урамда йөргәндә, телефоннан синең җырларны куйдык. Шунда безне бер егет туктатты. «Сез Русланның җырларын яратасызмы?» – ди. Без барыбыз да: «Әйе», – дидек. Бу егетнең кулында – сезнең сурәтләр белән плакатлар. Без, шифаханәдә концертыгыз була икән, дип уйладык. Ә бу егет: «Мин бу плакатларны чүплеккә илтеп ташлыйм», – диде. «Нигә ташлыйсыз? Бирегез безгә», – дигәч, барыбызга да берәр данә бирде. «Гаражда 1000 данә ята, безгә кирәкми. Апа чүплеккә ташларга кушты», – диде. Без хәйран калдык. «Безгә китереп бирегез, Нурлатка алып кайтып таратабыз», – дип, бүлмә номерыбызны әйттек. Ә бу егет безгә Илмираның бертуган энесе икәнлеген әйтте. Чүт егылмадык», – дип язган Русланга кызлар.

Руслан Кираметдинов әлеге тамашачысына җавап итеп: «Нурлатка килгәч, үзем плакатлар бирермен, рәхмәт иҗатымны яратканыгыз өчен», – дип язып куйган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-17/plakatlarygyzny-ch-plekk-tashlyylar-3222612

Бәйле