«Хәмдүнә апабыз шушында туып-үскән»

Әнвәр Нургалиев, Борай якларына юлы төшкәч, Хәмдүнә Тимергалиеваның авылында булган.

Ул җырчының туып-үскән нигезен күрсәтте.

Аның сүзләренчә, йорт тәртиптә, территориясенә видеокамера да куелган.

Җәйләрен төп нигезләренә җырчының бертуган сеңлесе Әлфинә апа кайтып йөри. Авылның икенче очында әнисе ягыннан ерак туганы Әхнәф абый гомер кичерә икән. Бу хакта аңа бер авыл апасы сөйләде. Әнвәр Нургалиев йортны видео аша күрсәтте, тик капкалары бикле булганга, эченә керә алмады.

«Хәмдүнә апаның туган нигезе алдында торабыз. Нинди күркәм йорт бу. Менә монда туып-үскән, тәрбияләнгән безнең Хәмдүнә апабыз. Ул үзенең холкы белән дә, җыр-моңга сәләте белән дә әтисенә охшаган булган. Аның әтисе бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган», – ди җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-04-15/h-md-n-apabyz-shushynda-tuyp-sk-n-3221440

Бәйле