Татарстанда урманга керү тыелды. Күпмегә?

-- Лейла

Татарстанда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле 21 көнгә урманга керү тыелачак. Бу хактагы карарны Республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Әлеге чикләү Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм башка районнардагы урманчылык зоналарына караячак.

21 көн дәвамында урманнарга машинада керергә ярамый, ә кешеләрнең биредә булу вакыты чикләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан Республикада 1 465 янгын чыгу очрагы теркәлде. Узган ел белән чагыштырсаң, ут чыгу 60%ка арткан.

ТНВ

Бәйле