Блогер Рөстәм Нәбиев сөенече белән уртаклаша

-- Лейла

Уфада яшәүче блогер, параспортчы Рөстәм Нәбиев гаиләсендә сөенеч бар — алар яңа фатир сатып алганнар. Нәбиевлар хәзер күченергә әзерләнеп йөри. Бу хакта блогерның хатыны Индира социаль челтәрләрдә сөйләде.

«Дүрт ел яшәгән фатирыбызны сатуга куйдык. Язылучыларыбызның берәрсе кызыксынса, хәбәр бирегез», – дип язган ул.

Нәбиевлар йортларын да булдырырга әзерләнә. Әлегә ул төзелеш этабында.

ТНВ

Бәйле