Подъезд түбәсендә 3 яшьлек кызның мәетен тапканнар

Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә 3 яшьлек кызчыкның мәете табылган. Аны полиция, тикшерүчеләр, йөзләрчә волонтер эзләгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булган сабыйны әнисе белән бергә яшәгән йорт подъезды түбәсендә тапканнар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Моңа кадәр кызчыкның әнисенең фаҗигале үлеме турында хәбәр ителгән булган. Мәскәү өлкәсенә ул Луганскидан килгән, стресс сәбәпле, бик зур психологик кыенлыклар кичергән.

Тикшерү комитеты баланы үтерү турында җинаять эше кузгаткан. Кызчыкны бер тәүлектән артыграк вакыт дәвамында эзләгәннәр. Гаиләнең күршеләреннән сораштырганнар, сабыйны җир асты коллекторларыннан һәм Пехорка елгасыннан эзләгәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110340/

Бәйле