Республиканың Гидрометүзәк синоптиклары фаразына караганда, киләсе атнада Татарстанда җәйгечә җылы булачак.
Термометр баганасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк. Мондый җылы һава торышы төбәк халкын атна башында — дүшәмбе көнне көтә. Бу көнне 18-23 градус җылылык көтелә. Болытлы булса да, явым-төшем фаразланмый.
Атнаның икенче көнендә, сишәмбе көнне, шулай ук җылы һава торышы вәгъдә итәләр — 17 дән 22 градуска кадәр. Ләкин бу көнне бераз яңгыр булуы көтелә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110610/