Улын көтүче ана: «Балам яраланганны йөрәгем сизде»

Ана догасы. Аның хәзер бик тә кирәк чагы. Улларын көтүче әниләр әнә шулай ди. Ураза аеның соңгы көнендә якын кешеләре махсус хәрби операциядә булган хатын-кызларны, аларның балаларын җыеп ифтар мәҗлесе уздырдылар.

– Чын күңелдән укыган догалар кабул булмый калмас, илгә тынычлыкны бары тик гыйбадәт аша гына иңдереп була, – ди Лаеш районының Нармонка авылыннан килгән Розалия Кәримова. – Улым Илфат өйдән чыгып китүгә кулыбызга Коръән алдык. Аңа сентябрь аенда повестка килде. 12 ноябрьдә яу кырында иде инде. Нармонкадан гына да 24 егет китте!  Ирем дә, киленем дә көн-төн намазда. Доганың никадәр көчле икәнен аңладык инде. Ул авыр хәлдә булганда, йөрәгем сизде. Үземнең дә хәлем авырайды.  Балам күп тапкыр яралып, исән калды. Әле дә дәвалана. Ике улым да бик акыллы булып үстеләр. Әтисе белән миңа син дип тә эндәшмәделәр. Хөрмәт итеп, «сез» дип кенә торалар.

Казанда яшәүче Роза апа Абдуллинаның 65 яшьлек ире Раил өлешчә мобилизация башлануга үз теләге белән китеп бара. Ике кызы, хатыны да үгетләп карый. Барлык туганнары җыелып та, китмәвен сорыйлар. Яшьләр барганчы, мин барыйм, ди ул.

– Ирем белән хәбәрләшеп торабыз. Кайчак берничә көнгә югала. Шул чакта бик борчылам инде. Май аенда ялга кайтырмын дип тора. Аны белмәссең, кире дә уйларга мөмкин. Кайт инде, дип тә карыйм, җиңмичә кайтмыйм, ди. Шундый кеше инде ул. Иле өчен гомерен бирә торган. Үлемнән дә курыкмыйм, яшәсен яшәдем инде, ди. Миңа бик кыен. Өйдә ир кулы җитми. Элек кар да көрәтми иде. Быел үземә көрәк тотарга туры килде, – ди Роза апа.

Илүзә Хәйбуллованың ире хәрби.

– Кияүгә чыкканда ук иремнең өйдә тормаячагын белдем. Моңа әзер идем. Әмма моның кадәр озакка китәр дип уйламадым да.  Ике балабыз бар. Сагынабыз инде. Баштарак миңа бик кыен иде. Сабыр итәргә өйрәндем. Ирем әлегә ялга кайтты. Озакламый китәчәк. «Егетләргә без бик кирәк», – дип кенә тора, – ди Илүзә. – Балалар да сабырлыкка өйрәнде. Мин еласам, тизрәк юатырга тырышалар. Шуңа күрә алар янында моңаеп утырырга тырышмыйм. Күңелдә бары бер теләк: исән генә булсын!
Казанның Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин да сүзен ана догасы белән башлады. Андагы егетләр белән үзе дә аралашып тора икән. Бер табиб танышы ай буе тәравих укыган. Үзенә кечкенә генә мәчет тә салып куйган, ди.

– Без үзебез дә егетләр өчен догада булырга тиешбез. Әти-әни догасының нинди икәнен аңлап бетерә алмыйбыз әле. Ул догаларның көче зур, – ди хәзрәт.
Апас районының Багыш авылыннан килгән Гүзәл Зәйнуллина да улы өчен гел догада тора.
– Әлегә ялга кайтты. Сөенеп туя алмадым. Баламны болай озак күрми торганым юк иде. Үзе дә бик сагынган. Илфатыма 24 яшь кенә әле. Бар да яхшы дип кенә тора. Без бармасак, Ватанны кем саклар, ди. Батыр итеп үстерә алганбыз, шуңа сөенәм, – ди Гүзәл.
Кем белән генә сөйләшсәм дә, алар үзләрен Казандагы затлы бинага җыеп, кунак иткән оештыручыларга рәхмәтләрен елый-елый әйтәләр.
Россия мөселман хатын-кызлары берлеге әгъзасы, Казанның Идел буе районы кураторы Илсөя Гәрәева, намаз вакытында күңелдә рамазан ае беткәнче, ирләрен, улларын көтүче әти-әниләр, хатыннарын чакырып авыз ачтырсаң иде дигән теләк туды, ди. Әнә шуннан соң ул бу уен Россия мөселман хатын-кызлары берлеге әгъзасы, Казанның Яңа Савин районы кураторы Нурия  Шәрипҗановага җиткерә. Икәү уйга калалар. Ничек җаен табарга соң?

– Ирем дә, Аллаһы Тәгалә  җаен бирә ул, диде. Уйламаганда хәйриячеләр дә табылды. Безгә кирәкле ресторан да нәкъ бүген буш иде. Бик сөенеп кунакларны чакырдык, – ди ул.
Нурия Шәрипҗанова белән икесе бу хакта Россия мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина җиткерәләр. Ул аларның изге эшләрен хуплап, теләктәшлек белдерә.
– Солдат әти-әниләрен, хатыннарын, сабыйларын сөендерә алуыбызга бик шатбыз.  Авыр чакта ялгыз түгел икәнлекләрен аңласыннар. Алар ничек борчылса, без дә егетләр өчен шулай кайгырып торабыз. Догаларыбыз кабул булыр, илгә тынычлык иңәр, – ди Нурия Шәрипҗанова.

Ифтарга килгән берәү дә бүләксез китмәде. Әтиләрен көтүче сабыйларга махсус күчтәнәчләр бар иде. «Әти исән сау булсын», – дип намазга баскан малайга Коръән китабы  бүләк иттеләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110769/

Бәйле