Мәхәббәттән башың әйләнсә…

Уфада яшәүче хатын Америка солдатына 665 мең сумнан артык акча күчергән.

Ахыр чиктә ул алдакчы булып чыккан.

Әлеге хатын Интернетта Алекс Джон белән таныша. Ир-ат үзенең БМО солдаты булуын һәм Сомалида эшләвен сөйли. Алар арасында романтик хатлар башлана.

Хатын-кыз америкалыга гашыйк була, чөнки ул аның башын оста әйләндерә. Алар ярты ел хат алыша.

Алекс Русиягә килергә карар итә, ләкин моның өчен аңа виза рәсмиләштерү, яңа телефон һәм компьютер өчен акча кирәк була.

Алекс барысын да кире кайтарырга һәм хәтта тагын да күбрәк акча салырга ант иткән. Өч ай эчендә хатын-кыз аңа 665 мең сумнан артык акча күчергән. Аңа машинасын сатарга туры килгән. Ләкин Алекс тагын төрле көтелмәгән чыгымнар өчен акча таләп итә, ә романтик хатлар акча алуга күчә.

Шунда хатын да үзен ахмаклыгын аңлаган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шунысы игътибарга лаек, банк хезмәткәрләре хатынга аны алдау ихтималлыгын аңлатырга тырышкан булган, ләкин мәхәббәттән башы әйләнгән ханым аларны тыңларга теләмәгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-23/m-h-bb-tt-n-bashy-yl-ns-3230807

Бәйле