Татарстанда хәрби операциядә катнашучы аңа хат язган мәктәп укучысы белән очрашкан

-- Лейла

Мөслим районында бер хәрби үзенә махсус операция зонасына хат җибәргән кыз бала белән очрашкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре яза.

Ир-ат туган ягына ике атналык ялга кайткан һәм аңа рухи таяныч биргән хат авторы белән очрашкан. Кыз 4 нче сыйныфта укый икән. Хәрбине хатта язылган түбәндәге сүзләр бигрәк тә канатландырган:

“Калган ир-атлар качу юлын сайлаганда, сез безнең илебезне сакларга карар кылгансыз. Сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз – безнең өчен үрнәк. Исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез. Җиңү безнеке булачагына ышанабыз!”, – дип язылган була хатта.

Хәрби кызга рәхмәт әйтеп, аңа бүләкләрен тапшырган. Шулай ук ул мәктәп укучылары, хезмәт ветераннары белән Җиңү паркында 100 агач та утыртуда катнашкан.

ТНВ

Бәйле