Йокысызлыктан интегүчеләр дә аның ярдәмен тояр.
Тузганак тимер, фосфор, калий, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. Аның сутында бәвел кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Тузганак шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә. Тузганакны әллә ничә төрле максатта кулланырга мөмкин.
Хәлсезлектән. Ике бал калагы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез.
Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак сутын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез.
Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сутны һәм дөге кайнатмасын бергә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-25/tuzganak-h-lsezlekt-n-yard-m-it-3234029