Киләсе елда МРОТ күпмегә арта?

Минималь хезмәт хакы арту 5 миллионга якын кешенең кереме үсүгә китерәчәк.

2024 елда Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 18,5 процентка артачак. Бу 5 миллионга якын кешенең кереме үсүгә китерәчәк.
Мишустин халыкның керемнәрен арттыру турында стратегик сессиядә ясаган чыгышында 2023 елда МРОТның 16 242 сумга җитүен искә төшергән. Аның әйтүенчә, киләсе индексация 2024 елның 1 гыйнварына планлаштырылган. Хөкүмәт башлыгы шулай ук хезмәт ияләренең очны-очка ялган яшәргә тиеш түгеллеген билгеләп үткән.
Моннан тыш Хөкүмәт Рәисе МРОТ күләмен арттыруның төбәкләргә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләүне Россия Президенты Владимир Путинның май ае указларында күрсәтелгән күрсәткечләргә туры китерергә ярдәм итүен искәрткән. Аның әйтүенчә, бу категориягә керүче хезмәткәрләрнең эш хакы үсә һәм Россия Президенты билгеләгән дәрәҗәгә туры килә.
Моңа кадәр Президент күп тапкырлар билгеләп үткәнчә, халыкның керемнәре чынлап торып артсын өчен МРОТны индексацияләү күләме инфляция күләменнән зуррак булырга тиеш.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110953/

Бәйле