Актриса Лилия Мәхмүтова: «Әни мине театр училищесына җибәрмәде…»

-- Лейла

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруының студиясендә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актрисасы Лилия Мәхмүтова булды. Ул атаклы Мәхмүтовлар династиясенең бер вәкиле, халык артистлары Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовларның кызы. Тапшыру барышында ул үзенең балачагы һәм актриса булу хыялы белән янып йөрүе турында сөйләде.

«Минем балачактан ук актриса буласым килгән иде. Ә әни мине театр училищесына җибәрмәде. «Менә безгә кара да, нәтиҗәләрне үзең яса», ди иде. Елның 12 аеның 9ын алар гастрольдә үткәрде. 3 айның бер-ике көнендә генә өйдә иделәр. Мин ул вакытта театр училищесында укыган әнинең бертуганы Рузия апам Мотыйгуллинага рәхмәтле. Апа кияүгә чыкканчы, мин аның белән яшәдем. Ул мине театр дөньясына алып барды. Балалар бакчасында карантин булганда, Рузия апа мине үзе белән училищега ала иде. Шунда миңа парта астында тыныч кына утырырга куша иде. Аларны Марсель Сәлимҗанов укытты бит. «Шыпырт кына утыр, алайса Марсель абый күрсә, бетерә үзеңне», дия иде. Мин парта астында утырып арыганмын булса кирәк, башымны чыгардым да, Марсель Хәкимович мине күрде. Шул вакытта Рузия апага каты тавыш белән: «Нишләп баланы парта астында утыртасың, минем янга утырсын», дип әйтүе һаман истә», — дип сөйләде актриса.

ТНВ

Бәйле