Фәнис Хөсәеновка Русия Герое исемен бирмәкчеләр…

Әлбәттә, ул моңа лаек!

Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә Русия Герое исемен Фәнис Хөсәеновка бирүне сорап хат җибәргәннәр. Мәгълүм булуынча, батыр егет Украинада махсус операция барышында, үз гомерен куркыныч астына куеп, дошманның БТРын әсир белән куып алып кайта.

Күптән түгел хатка җавап килгән. Хатны Фәнис Хөсәеновның «ВКонтакте»дагы шәхси битендә бастырганнар.

«Ф. А. Хөсәеновка Русия Герое исемен бирү (үлгәннән соң) турындагы соравыгыз буенча түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:

Хәзерге вакытта Башкортстанның Хәрби комиссариаты тарафыннан Русия Оборона министрлыгына «Барс -17″ ирекле отряды составында хәрби хезмәт үтү турында хәрби хезмәткәр Ф.А. Хөсәеновка карата мәгълүмат бирү турында запрос әзерләнә. Актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәбез», — дип язылган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-04-26/f-nis-h-s-enovka-rusiya-geroe-isemen-birm-kchel-r-3235761

Бәйле