Бу дөньяда нинди генә хәлләр юк.
Бу вакыйга белән 35 яшьлек хатын-кыз “ВКонтакте” социаль челтәренең “Подслушано Уфа” төркемендә уртаклашкан.
“7 ел ирем белән яшәгәннән соң аерылдык. Шул вакыт эчендә бергәләп ипотекага фатир сатып алдык. Ә хәзер шуны бүлешә алмыйбыз. Сатып, акчасын бүлешергә дигән идем, аның алай эшлисе килми. “Фатирны калдырып чыгып кит”, – дип миңа кычкыра. Ә мин урамда яшәргә тиешме?
Бер көнне өйгә сөяркәсе белән кайтты. Менә шулай өчәү бергә яшибез инде: мин – бер бүлмәдә, алар – икенчесендә. Шул хактын-кыз да оялмыйча безнең фатирда тора бит”, – дип язган ул.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-26/iremne-s-yark-se-bel-n-berg-yashibez-3235817
–
–

