918 млн сумнан артык салымын түләмәгән танылган блогерны Россия чигендә тоткарлаганнар

Блогер һәм «Марафон желаний»ны оештырган Елена Блиновскаяны Россия чиген кичәргә теләгәндә тоткарлаганнар. Аңа каршы ике җинаять эше кузгатыла: аеруча зур күләмдә акчаларны легальләштерү һәм салым түләүдән качу.

Тикшерү ачыклаганча, Блиновская «бизнесны таркату» схемасын кулланган, алынган керемнәрне киметкән һәм 2019-2021 еллар өчен  918 миллион сумнан артык салым түләмәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/111064/

Бәйле