Баласын югалткан Садыйковлар: «Көтегез», – дип төшкә керде»

Болай булыр димәгән идек. Аксубайда яшәүче Евгения һәм Рамил Садыйковлар гаиләсенә моннан бер ел элек  зур хәсрәт килә. Килешү буенча хезмәт итүче уллары Руслан вафат була.  Бер ел вакыт узып китсә дә, яралар һаман яңа. Уйлаган саен йөрәк әрни, ди Рамил.

– Хатыным белән Лубян урман-техник көллиятендә укыганда таныштык. Удмурт кызы ул. Дүртенче курста гаилә кордык, шуннан соң Русланыбыз туды. Улыбыз да тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, без укыган көллияткә керде. Укуын укыды, тик эшли алмады. Уку йортын тәмамлауга армиягә барыр вакыты җиткән иде, – дип сөйли Рамил.

Егет алдында йә бер елга армиягә бару, йә инде контракт нигезендә хезмәт итү мөмкинлеге була. Ул ике дә уйламыйча, килешү төзи. 2021 елның 1 августы була бу. Ул чакта илнең тыныч чагы. Руслан Севастопольдә хезмәт итә. Диңгезчеләр пехотасында өлкән майор. 2021 елның декабрендә көчле егетләрне бер частька берләштерә башлыйлар.

– Улыбыз 30 декабрьдә  ялга кайтып китте. Китүгә, без – хәрби өйрәнүләрдә,  дип хәбәр итте. Шулчак күңелгә борчу керде. Яңалыклардан да күрсәттеләр бит. Үзем дә армиядә хезмәт иткән, ике ел урманчы булып эшләп, аннан хокук саклау өлкәсендә эшләгән кеше буларак, барысын да сиздем. Ниләр булып бетәсен аңлаган идем. Әмма балабызны югалтырбыз дигән уй булмады, – ди Рамил.

Руслан үзе дә сер бирми. Әти-әнисен борчымас өчен, гел шалтыратып тормый. Сөйләшсә дә, бар да яхшы, дип кенә җавап бирә. 21 февральдә махсус хәрби  операциягә кертүләрен хәбәр итә. 5 мартта көтеп алынган телефон шалтырый. Ул чакта да Руслан, бар да яхшы, дип кенә әйтә. 8 Мартка әнисенә чәчәк бәйләме килеп төшә. Аның эчендә: «Әни, мин сине яратам» дигән сүзләр була. Әлеге чәчәкләрне Руслан беренче һәм соңгы тапкыр бүләк итә.

– Улым аз сүзле булса да, 2022 елның 9 апрелендә шалтыратканда күп сөйләште. Бөтен нәрсәне искә төшерде. Нык сагынуын, токмачлы аш ашыйсы килүен, май аенда ялга кайтырга тырышуын әйтте. Әнисе борчылып, улым, үзеңне сакла, дигәнгә, мин контрактны кеше артында качып утырыр өчен төземәдем, дип кенә җаваплады. Бернидән курыкмады.Тик, кызганыч, 20 яшендә гомере өзелде, – ди әтисе.

Русланның үлемен 12 апрельдә хәбәр итәләр. Бу көнне әниләре төш күрә. Төшендә Руслан, әни, мине көтегез, дип кайтырга җыенуын әйтә. Күп тә үтми, үлем хәбәре килә.  Мина шартлаудан һәлак була. Үлгәннән соң Русланны «Батырлык өчен» медаль белән бүләклиләр.

Ә хәзер бер дә төшләренә керми икән. Газиз балаларын салкын җиргә иңдерү җиңел булмый. Ана йөрәге дә, ата йөрәге дә бик өзгәләнә.

–  Әле дә  авыр, – ди әтиләре. – Олы улымны җирләгәннән соң, уртанчысы Адел хәрби булырга карар кылды.  Ул  Санкт-Петербург хәрби физик культура институты кадеты. Кечесе Эмиль өченче сыйныфта укый. Улларымны кыю, батыр итеп үстердек. Ир-егет Ватанын сакларга тиеш ул. Язмыштан узмыш юк, диләр.  Гомере кыска булган баламның. Бик сагындыра. Тик шул вакытта горурлык та бар. Чын егет итеп үстерә алганбыз!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110985/

Бәйле