Сәламәтлек өчен бик файдалы яфракны атаганнар

Стрессны киметә, кан тамырларын ныгыта.

Дәфнә яфрагы (лавровый лист) сәламәтлек өчен бик күп файдалы үзенчәлекләргә ия. Беренчедән, ашказанын тынычландырып, ашкайнатуны яхшыртып, ашказаны-эчәкләргә уңай йогынты ясый. Икенчедән, шикәр чиреннән интегүчеләрне сихәтләндерә: антиоксидантлары инсулин бүленеп чыгуны көчәйтә, дип хәбәр итә Медикфорум.

Моннан тыш дәфнә яфрагындагы линалоол матдәсе стресска һәм йокысызлыкка каршы көрәшергә ярдәм итә. Рутин һәм каһвә кислотасы исә йөрәк-кан тамырларын ныгыта. Ялкынсынуга каршы да менә дигән чара булып тора. Гомумән, дәфнә яфрагындагы А, С витаминнары һәм цинк иммунитетны саклауга ярдәм итә.
“Лаврушка” шулай ук, дейкоцитларны арттыру үзенчәлегенә ия булуы нәтиҗәсендә, бактериягә һәм вирусларга каршы бик көчле чара булып тора.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-26/kiemd-ge-taplarny-nichek-betererg-3235390

Бәйле