Җырчы Әнвәр Нургалиев искиткеч олы проект башлаган [видеолар]

-- Лейла

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев бик зур эш башлаган – ул бөек шәхесләребез Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Әнгам Әтнәбаевларның туган җирләрендә булып, алар турында якты истәлекләрне барлаган. Җырчыга әлеге игелекле эшне башлап җибәрүе өчен рәхмәтләр белдереп язучылар да күп булган.

Легендар шәхесләребезнең арабыздан китүе сәнгатебез һәм милләтебез өчен бик зур югалту булды. Әнвәр Нургалиев исә аларның туган якларын күрсәтеп, яшьтәшләре, туганнары, авылдашлары белән очрашып, үзләре турында якты истәлекләрне барлап йөргән.

Әнвәр Нургалиев Хәмдүнә апа туган авылында: “Моны эшләмичә, китмәдем!”

Җырчы Әнвәр Нургалиев Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа Тимергалиеваның туган ягы – Борай районы Котлыяр авылында булып кайткан.

– Бик күптәнге хыялым иде бу! Борай якларында концертларым булгач, Хәмдүнә апаның туган нигезен күрмичә китә алмадым! Аның авылына якынайган саен юллар бетә барды, таш юлдан төшеп, озак кына чирәмлек арасыннан бардык, – ди күренекле җырчы.

Бер авыл апасы Әнвәр Нургалиевка Хәмдүнә апаның нигезе кая икәнлекне аңлатып җибәрә. Йорт тәртиптә, территориясенә видеокамера да куелган, ди. Җәйләрен төп нигезләренә җырчының бертуган сеңлесе Әлфинә апа кайтып йөри икән. Әнвәр Нургалиев йортны видео аша күрсәтә, тик капкалары бикле булганга, эченә керә алмый.

– Хәмдүнә апаның туган нигезе! Нинди күркәм йорт. Хәмдүнә апабыз үзенең холкы белән дә, җыр-моңга сәләте белән дә әтисенә охшаган булган. Аның әтисе бик матур итеп җырлаган, гармунда уйнаган, – ди ул.

Тулы видеосы:

«Әнгам абый Әтнәбаевның туганына “син” дип, хөрмәт белән эндәштем»

Татар шагыйре, драматург, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Әтнәбаев Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Әнвәр Нургалиев биредә Әнгам абыйның энекәше Мәгъдән Әтнабаев белән күрешүе турында сөйли.

– Мәгъдан абый яши торган йортка кергәч, иң беренче өстәлдә Әнгам абыйның китаплары тезелеп китүенә игътибар иттем. Бөтен җирдә фотосурәтләр, кулъязмалар, җыентыклар. Аларның барысын да барлап торучы 91 яше белән барган Мәгъдан абый бар әле, – ди Әнвәр Нургалиев.

– Әнгам абыйны онытмаганыгызга рәхмәт. Әле шушы көннәрдә генә махсус рәвештә безнең авылга, абый исемендәге музейны күрергә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев килде. Бик канәгать булып китте. Ә менә Уфаларның килгәне юк… Нишләп кешенең исән чакта ук кадерен белмибез икән? Шуны аңламыйм! – дип борчуын белдерә Мәгъдән абый.

Аннары алар Әнгам Әтнәбаевның һәйкәле янына баралар. «Мәгъдән абый, безнең якларда бик хөрмәт иткән кешегә “син” дип эндәшәләр, берүк ачуланма инде!», дип куя җырчы. Бу сүзләргә аның әңгәмәдәше самими сөенә, Әнвәр Нургалиевка шулай ук үзенең хөрмәтенә белдерә.      

Тулы видеосы:

«Хәния апа Фәрхи туган нигезен күрергә сазга бата-чума бардык»

Әнвәр Нургалиев Татарстанның халык артисты Хәния апа Фәрхиның туган нигезен дә барып кургән. Легендар җырчыбыз Башкортстанның Тәтешле районы Салаевка авылында туган. Әнвәр әфәнде исә бу авылның хәтта навигатор аша да күренмәвен, юллары бик начар булуын искәртә. 

– Мин тагын бер хыялыма ирештем. Хәния апа Фәрхиның туган нигезен бата-чума булса да барыбер эзләп таптык. Башкортостанның бик күркәм табигать кочагында урнашкан булган икән, кызганычка каршы, анда бүгенге көндә бер генә кеше яши.

Хәния апа йортын күргәч күңел тулды. Авыл юк… Кызганыч… Хәния апай бит шунда тәрбияләнгән, шунда тәгәрәп үскән. Ә хәзер йорт япа-ялгыз тора, – ди җырчы.

Тулы видеосы:

Әнвәр Нургалиев белдерүенчә, ул алга таба да бу проектны дәвам итәргә уйлый. Башкортстанның гына түгел, Татарстанның да күренекле артистлары турында видеосюжетлар төшерергә планлаштыралар икән. Алар исә шушы көннәрдә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова яшәгән йортка барырга дип ниятлиләр.

Тулырак Әнвәр Нургалиевның «Вконтакте» һәм ютуб-каналларында карый аласыз.

Татар Тудей | Татар Бүген

Бәйле